25 майда районыбыздан 40 мөселман "Казан-Арена" спорт сараенда узган республика ифтар мәҗлесендә катнашты.
Делегация составын район Башлыгы Марат Гафаров, шулай ук район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкләде.
Ифтарга җыелган кунакларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Коръәннән сүрәләр укылды, вәгазьләр сөйләнде. Республиканың танылган артистлары башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.
Стадион мәйданында күмәк намаз укылгач, бар халык ифтар ашына чакырылды. Ифтар 15 мең кеше өчен әзерләнгән иде Авыз ачучылар өчен яшелчә салаты, пылау, ит ризыклары, җиләк-җимешләр, сулар куелды.
Ифтардан алар зур канәгатьлек алган районыбыз мөселманнары өчен кайтыр юлда Буа мәдрәсәсендә чакыру алдылар. Алар өчен биредә сәхәр өстәле әзерләнгән иде. Илгә-көнгә догалар кылып, районыбыз мөселманнары исән-имин туган ягыбызга аяк бастылар.