Шушы көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2019 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен конкурска гаризалар тапшыруның башлануы турында игълан итте.
Искәртеп утәбез, 2014 елда "Бердәм Россия" партиясе социаль әһәмияткә ия инициативаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү башлангычы белән чыкты. Конкурс кысаларында битараф булмаган татарстанлыларның проектларын гамәлгә ашыру өчен ел саен Татарстан бюджетыннан субсидияләр рәвешендә 35 милион сум акча бүленә. Шуның хисабына йөзләгән проект гамәлгә ашырыла. Шунысы куанычлы, 2017 еда социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашкан өчен коммерциячел булмаган оешмалар арасында Чүпрәле районының "Благодарение" иҗтимагый фонды да бар иде. Конкурс нәтиҗәсе буенча фонд Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.