Бу көннәрдә өченче "Буа: диалог киңлегендә" халыкара театр фестивале уза. Быел фестивальга 29 коллектив килгән. Бу 600 гә якын кеше. Иран, Сербия, Төркия, Үзбәкстан, Казахстан һ.б. театрлары үз сәнгатен 24 майга кадәр тәкъдим итәчәк.
Спектакльләр алты район: Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш, Апас сәхнәләрендә дә уйналачак.