Һәр елны Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән көннәрдә районыбыз спортчылары региональ футбол ярышлары оештыралар. Быел ул унынчы мәртәбә үтте. Традиция буенча анда районыбыз командаларыннан тыш, Иделаръягы зонасына кергән районнар һәм Сембер шәһәре футболчылары да катнаша.
Күчмә кубок өчен быелгысында да тугыз команда футбол кырына чыкты.
Көн буена сузылган киеренке уеннарда Иске Чүпрәле футболчылары җиңү яулады һәм күчмә кубок белән бүләкләнде. Икенче урынны Буа командасы алды, өченче урынга Тәтеш спортчылары чыкты.