Гомер китабы хатирәләр белән тулы

2019 елның 11 мае, шимбә

   Иске Чүпрәле авылында гомер итүче, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Зәйтүнә Зарифулла кызы Гиззатуллинаның 90 яшьлек гомер китабына ачлыгы-ялангачлыгы да, бәхете, михнәте дә - бар да сыйган.

   Зәйтүнә Зарифулла кызы тумышы белән Кече Чынлы авылыннан. Кече яшьтән үк, апалары белән беррәттән колхоз басуында бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә игү эшендә була. Сугыш башлангач, б кызны мәктәпкә укытучы булып билгелиләр.

   Бүгенгесе көндә юбилярның 7 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

   Зәйтүнә апаны район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге Башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар. Алар юбилярга якыннарының кадер-хөрмәтендә, озын-озак яшәвен теләделәр, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, Россия Президенты В.Путинның котлау открыткасын, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International