Яңа Уби авылында яшәүче Клавдия Никитична Макарова өчен 9 май икеләтә тантаналы булды. Бөек Җиңү көнен билгеләп үтү белән беррәттән, аңа шул көнне 90 яшь тулды.
Бу көнне юбиляр районның Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Уби авыл җирлеге Башлыгы Алексей Ярухин, балалар һәм туганнарыннан җылы сзләрен кабул итте.