9 май - Чүпрәле районында: митинг, Җиңү парады, "Үлемсез полк", салют

2019 елның 7 мае, сишәмбе

   Программа:

   8 май көнне Чүпрәле районының барлык авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинглар, концертлар, тантаналар узачак.

   9 май көнне Иске Чүпрәле авылында 9.00 сәгатьтән:

   - Митинг- бәйрәм гадәттәгечә һәлак булган солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алу белән башланачак. Үзәк паркта Мәңгелек утка чәчәкләр бәйләмнәре, веноклар салыначак.

   - Бәйрәм парады- Үзәк мәйданда.

   - Тантаналы концерт-Амфитеатрда.  Концерт «Җиңү вальсы» акциясеннән башлана.

   - Кыр кухнясы- Үзәк урамда.

   Үлемсез полк «акциясе»:

   - Башлана 15.00 сәгатьтә.  Йөреш Петр Дементьев исемендәге парктан башлап, Үзәк урамга кадәр булачак. Паркка җыелу вакыты 14.30 сәг.

   - Йөреш тәмамланганнан соң Мәңгелек ут янында Җиңү җырлары яңгыраячак, акциядә катнашучылар үзләренең туганнарының һәм якыннарының сугыш хатирәләре турында сөйләячәкләр.

   Бәйрәм салюты 9 майда 22.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International