Чүпрәле укучысы - татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада призеры

2019 елның 4 мае, шимбә

    25 нче апрельдә Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә татар теле һәм әдәбиятыннан VII халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. 

   Быелгы олимпиадада Россиянең 26 төбәгеннән 191, 15 ләп чит илдән 50 гә якын, Татарстаннан 250 катнашучы үз көчләрен сынады. Олимпиадада 20 кеше җиңүче итеп билгеләнде, 60 кеше олимпиаданың призерлары булды.

   Әлеге олимпиадада безнең районнан да Зур Чынлы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Шараева Эльвира Айрат кызы катнашты. Җитәкчесе 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаярова Гөлшат Алирза кызы. Шараева Эльвира олимпиадада призер булды, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы, кыйммәтле бүләге белән бүләкләнде.

   Эльвираны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешүен телибез!

   Тантанада җиңүчеләр өчен җырчылар Айсылу Габдинова, Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, “Казан егетләре”ннән музыкаль бүләкләр яңгырады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International