Цифрлы телевидениегә күчәбез

2019 елның 4 мае, шимбә

   Алдан хәбәр иткәнебезчә, агымдагы елның 3 июненнән Татарстанда цифрлы телевидениегә күчү сәбәпле “аналог” сигналы эшләүдән туктаячак. Гади тел белән әйткәндә, әгәр сез бүгенге көндә телевизорны өй яки урамга көйләнгән антенна аша карыйсыз икән, җәй башында әлеге мөмкинлек бетәчәк, махсус приставкалар кирәк булачак (барлык телевизорларга да түгел).

   Татарстанда яшәүчеләргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар булышачак. Республикада барлыгы меңнән артык волонтер эшләячәк.

   Цифрлы телевидениегә күчү белән халык 20 каналны бушлай, югары сыйфатта карый алачак, диләр белгечләр. Беренче мультиплекска “Беренче канал”, “Россия1”, “Россия 24”, “Матч ТВ”, НТВ, “5 канал”, “Культура”, “Карусель”, ОТР, “ТВ Центр” каналлары керә. Икенчесендә – СТС, “Домашний”, “Рен ТВ”, “Пятница”, “Спас”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, “Муз ТВ”.

   - Бүгенге көндә барлык яңа телевизорлар аналоглы һәм цифрлы сигналларны кабул итә ала. Цифрлы телевидениене кабул итү өчен иске телевизорларга цифрлы приставка кирәк булачак. Тоташтыру өчен берничә минут җитә, - ди волонтер Гөлнара Юнусова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International