Соңгы елларда авыл зиратын тәртипкә китерү буенча зур эшләр башкарылды.
Әллә ничә дистә еллар үсеп утырган шыксыз агачлар кисеп каберлекләр территориясеннән чыгарылды. Зират өсте ачылып калды. Шулай да чистарту эшләрен даими оештырып торырга кирәк. Авылдашлар ярдәменнән башка мондый эшләрне башкару мөмкин түгел. Шуңа күрә Яңа Чүпрәле авылында яшәүче, йә булмаса безнең авылга карата туганлык мөнәсәбәте булган якташлар үзенең кадерле кешеләре җирләнгән кабер өсләрен чистартса бик әйбәт булыр иде. Шул максаттан киләсе якшәмбе – 5 май көнне зират өстендә өмә үткәрүне планлаштыртык. Иртәнге 9 сәгатьтә эшне башлыйбыз һәм үзләренең әби – бабалары, әти – әниләре, гомумән якын кешеләре рухына битараф булмаган авылдашларыбызның актив катнашуына ышаныч белдерәбез.
Данир Шәрәфетдинов, авыл мәчете имамы, район мөхтәсибе.
Җәүдәт Мөдәрисов, ветераннарның авыл советы башлыгы.