Район күләмендә уздырылган бәйгедә район авылларыннан килгән 70ләп бала катнашты.
Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора.
Намаз укучылар бәйгесенә килүчеләрне район мөхтәсибәте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Буа дини мәдрәсәсе директоры урынбасары Абдрауф хәзрәт, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.
Ел дәвамында авыл мәчетләре каршындагы эшләп килүче мәдәрәсәләрдә белем биргән мөгаллимәләрнең хезмәтләре югары бәяләнеп, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Балаларга исә, намаз уку бәйгесендә уңышлар теләнде.
Бәйгенең оештыру һәм алып бару эшләрен башкаручы райондагы мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия Шәрәфетдинова һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Соңыннан барлык катнашучылар остазлары белән тәмле чәй табыныннан авыз иттеләр.