27 апрельдә Чүпрәле районында Татарстан Республикасы прокуратура органнарының VIII Спартакиадасының финал этабы узачак. Республиканың төрле район прокурорлары, прокуратура хезмәткәрләре җиңел атлетика, мини-футбол, шахмат һәм башка спорт төрләрендә ярышачак. Ярышлар "Алтын", "Акчарлак", "Чемпион" спорт комплексларында, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында үтәчәк.