Шамил Закиров исемендәге үзешчән театр коллективларының “Идел-йорт” фестивале быел XIX нчы тапкыр уза. Идел буе районнары өчен елдагыча аның зона туры Буа дәүләт драма театры базасында үтте.
Анда район мәдәният халык театры төркеме Аяз Гыйляҗевның “Биш бармакта биш балдак” әсәре буенча спектакль күрсәтте. Актерлар – Ренат Хәйретдинов, Гөлназ Җәббарова, Илназ Гәйнетдинов, Рәйнә Бахитова, Рөстәм Низамов, Тәслимә Җамалтдинова, Галия Ахмедова, Ринат Кәлимуллин рольләрне җиренә җиткереп башкарды. Спектакльне сәхнәгә район мәдәният йорты режиссеры - Ринат Кәлимуллин куйды. Нәтиҗәдә, театр коллективы театр сәнгатен пропагандалауга, гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны, туган телебезне саклау һәм үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Буа дәүләт драма театрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Дипломы белән бүләкләнде.
Фестивальнең финал өлеше 2019 елның октябрендә узачак, бүләкләү – 2019 елның декабрендә булачак.