“Ак калфак” оешмасының Чүпрәледәге рәисе Гөлфия Яфизовага “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе тапшырылды

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

   18-19 апрель көннәрендә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды. 

   Съезд Габдулла Бубыйның “Милләтнең нигезе – гаилә. Гаиләнең нигезе – хатын!” – дигән шигарь астында узды. Съезда катнашучылар башкаладагы балалар бакчаларындагы укыту системасының, милли тәрбиянең, гореф-гадәтләрнең ничек саклануы белән танышты.

   Башкортстаннан, Кытайдан, Австралиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән килгән вәкилләр арасында съезд эшендә “Ак калфак” оешмасының райондагы рәисе Гөлфия Яфизова да катнашты. Чара кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны киләчәк буынга тапшыруга һәм телебезне саклауга керткән өлешен бәяләп, Гөлфия Яфизовага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” Күкрәк билгесе тапшырды.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International