Апас районында республика һөнәри белем бирү оешмаларының 2018-2019 уку елында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" зачет Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды. Ярышларда "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы" укучылары катнашты. Нәтиҗәдә, алар 3 урынны яуладылар һәм кубок, грамоталар белән бүләкләнделәр.