2019 елның 25 апреленнән 10 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә.
Статистикага күз салсак, янгын очракларының артуы нәкъ менә язгы-җәйге чорда күзәтелә. Хәвеф-хәтәрнең төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарткандакуркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, урман һәм посадкаларда учак ягу, торак йортларда һәм мунчаларда ягулык мичләренең, электр үткәргечләренең төзек булмавы.
Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу, чүп, кипкән үләнне яндыру тыела.
Хөрмәтле район халкы һәм кайткан кунаклар! Ут белән сак эш итегез, янгыннан саклану кагыйдәләрен тормыш үзе яза бит! Онытмагыз, янгынны сүндергәнче, аны булдырмый калу җиңелрәк. Үзебезнең йорт-җиребез, мөлкәтебезне хәвеф-хәтәрдән бары тик үзебез генә саклый алабыз.