Якын арада Татарстанда яңа производстволар гамәлгә кертү тәүлегенә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республикада сөт җитештерүне арттыру һәм сөт заводларын комплекслы модернизацияләү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.
"Якын арада бездә 1,3 мең тоннага өстәмә сөт эшкәртү буенча яңа производстволар барлыкка киләчәк. Ул вакытта 4 мең тонна товар сөтенең барысын да тәүлек саен без республикада эшкәртергә сәләтле булачакбыз», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Ул искәрткәнчә, Татарстанда сөт җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән 23 млрд.сумлык 24 проект (35 мең терлек урынына) гамәлгә ашырыла.
"Бөгелмә районында 10,6 мең баш савым сыерына өч сөт комплексы төзү планлаштырыла. 3,6 мең башка исәпләнгән беренче комплексны бу көздән үк тапшырырга телибез», - диде Әхмәтов.
Моннан тыш, министр сүзләренчә, сөт заводларын комплекслы модернизацияләү буенча 4 млрд сумлык биш проект гамәлгә ашырыла. «Казан сөт комбинаты бүген 190-200 тонна сөт эшкәртә, мең тоннага бара. Актаныш сөт комбинатында җитди реконструкция алып барыла. Бүген анда 60 тонна эшкәртелә, 200 тоннага бара. Икенче проект, килешүнең соңгы стадиясендә, Кукмарада сөтне тәүлеклек эшкәртү 500 тоннага исәпләнгән. Мамадыш районында модернизация программасы тәүлегенә өстәмә 300 тонна эшкәртүгә юнәлтелгән. Биектауда ике предприятие тәүлегенә 200 тонна эшкәртәләр, тагын 200 тоннага арттырырга телиләр», - диде ул.