Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару өчен реаль мөмкинлек булып тора

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

   Бу хакта 15 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә сүз барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, үсемлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, финанслау бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, республика территориясендә дәүләт ярдәме белән иминләштерүне гамәлгә ашыручы АПК идарәсенең төбәк органнары һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.

   Елена Фастова билгеләп үткәнчә, 2017-2018 елларда объектив сәбәпләр аркасында уңыш иминиятенең күләме шактый кимегән. Елена Фастова нәтиҗәлелек күрсәткечләренең пландагы зурлыкларыннан тайпылуның башлангыч процентын билгеләде һәм АПК төбәк органнары вәкилләрен планлаштырылган нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү һәм кире кагуның процентын киметү өчен чаралар күрергә чакырды. Шулай ук министр урынбасары иминият оешмаларын авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән эшләүдә һәм иминләштерелгән мәйданнарның процентларын арттыруда активлык күрсәтергә чакырды.

   Исегезгә төшерәбез, агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, һава шартларының начар булуыннан курыкмыйча, табышларны алдан фаразлауның реаль мөмкинлеге булып тора. 1 мартта үз көченә кергән «авыл хуҗалыгы иминияте өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм "авыл хуҗалыгын үстерү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 260-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр нигезендә агроиминләштерү системасыннан уңыш һәм күпьеллык үсемлекләрнең үлем куркынычы төшенчәсе төшереп калдырылды, аның нигезендә уңышны югалту иминият санала, хәвеф-хәтәрләр исемлеге киңәйтелде, аларның аграрийлар өчен комбинация мөмкинлеге өстәлә.

   Элегрәк яңа кагыйдәләр нигезендә агроиминләштерү программалары белән иминият оешмалары вәкилләре чыгыш ясады, иминиятләштерелгән уңыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан төрле кредит алган вакытта тәэмин итү (залог) предметы булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Иминият компанияләре тәкъдимнәре нигезендә, уңышны иминиятләштерү аграрийларга бер гектар чәчү мәйданы өчен 27 сумнан төшәчәк, һәм бу чыгымнарны продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин булачак. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары да гамәлдә.

   Банклар тәкъдимнәре һәм агроиминациягә дәүләт ярдәме чаралары белән җентекләбрәк Министрлыкның рәсми сайтында 2019 чәчү өчен ресурслар бүлегендә танышырга мөмкин. Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен башка файдалы мәгълүмат җыелган.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International