15 апрельдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык – төлек сәясәте комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең уртак утырышы булды. Парламентарийлар 2018 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында хисап тыңладылар, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
«2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2019 елның I кварталында үтәү нәтиҗәләрен Марат Әхмәтов тәкъдим итте. Ул төп икътисадый күрсәткечләргә тукталды, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның барлык төбәкләре арасында тулай авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 4 нче урынны алды, дип билгеләп үтте. Агымдагы елның I кварталында 42 млрд. сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк.
Авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, дәүләт программасының төп бурычы-авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру. ТР Президенты кушуы буенча бу юнәлешне республикада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4,5 меңнән артык фермер хуҗалыгы бар, алар республика авыл хуҗалыгы производствосының яртысын тәэмин итә. Хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен ел саен төбәк бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелә, бу аларның динамикалы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә милли проектны гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, продукцияне экспортлау күләмен ике тапкыр арттыру бурычы куелды. Әйтик, 2024 елга бу күрсәткеч 360 миллион доллар тәшкил итәргә тиеш. Республика экспортының төп драйверы булып майлы продукция тора», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
«Безнең экспортның өстенлекле юнәлеше-хәләл продукция. Бүген без ислам дөньясы белән икътисади элемтәләрне киңәйтү өстендә актив эшлибез. Безнең 72 предприятие хәләл җитештерүгә аккредитацияләнгән. Кайбер предприятиеләр Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына чыга», – диде ул, һәм мондый продукцияне алга этәрүдә KAZANSUMMIT халыкара икътисадый саммитының ролен билгеләп үтте.
Чыгыш барышында авыл хуҗалыгы министры аерым сәүдә челтәрләренең монополияләшүенә игътибар итте, алар киштәләрендә җирле җитештерү продукциясен сирәк очратырга мөмкин.
Утырыш эшендә шулай ук Пенза өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитет рәисе урынбасары Михаил Лисин катнашты. Пенза өлкәсендә эре сәүдә челтәрләре өчен инвестицион килешүгә кул кую мәҗбүри шарт булып тора, дип сөйләде ул. Ягъни зур челтәр, дип билгеләп үтте Пенза парламенты депутаты, «үз киштәләрендә җирле продукция куярга тиеш».
Тема үсешенә депутат, «Чаллы икмәге» ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов сәүдә челтәрләренең икмәк-күмәч продукциясенә 100 процент өстәмә акча эшләвенә игътибарны юнәлтте. Парламентарий әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуны, рөхсәт ителгән иң чик сәүдә бәясен билгеләү өчен, федераль үзәккә мөрәҗәгать белән, Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте