Татарстан районнарында мобиль маммографлар һәм флюографлар эшли башлады

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

   "Бердәм Россия" партиясе "Бердәм Россия көне" проекты кысаларында Татарстан халкының мөрәҗәгатьләрен анализлау нәтиҗәләре буенча ерак авылларда яшәүче татарстанлыларны профилактик тикшерү өчен мобиль комплекслар сатып алу һәм аларның эшен оештыру инициативасы белән чыкты. Бу инициативаны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр иткәнчә, хәзер Сөт бизе һәм туберкулез яман шешен иртә диагностикалау өчен маммографлар һәм флюографлар эшли.

Алар "Сәламәт киләчәк" һәм "Бердәм Россия көне" партпроектлары кысаларында Татарстан районнарына җибәрелә. Беренче "мобиль поликлиника" июнь аенда эшли башлаячак. Бу елның августына дүрт мобиль Комплексны эшләтеп җибәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International