2019нчы елның 19нчы апрелендә гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм медицина ярдәменә хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен телефон "кайнар линия" ачылачак.
Тулы мәгълүмат алырга, гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкилләре ярдәм итәчәк.
"Кайнар линия" телефоны:
(843) 236-00-71,
(843) 236-40-17,
(843) 236-40-62,
(843) 236-89-15
Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр