Чүпрәлеләр җәмәгать контроле нигезләре буенча семинар-укуда катнаштылар

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

   Буада «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советларына җәмәгать контролен гамәлгә ашыру» темасына зона семинар – тренингы узды, анда Буа, Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы муниципаль районнарының иҗтимагый советлары рәисләре һәм әгъзалары, шулай ук республика районнары башлыкларының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчеләре катнашты.

   Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе Артур Мостаев, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев чыгыш ясады

   Чара кысаларында В. Г. Тимирясов исем. КИУның фәнни бүлек мөдире Сергей Никитин катнашучыларны хокукый җайга салу, Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында иҗтимагый контроль нигезләре, формалары һәм тәртибе белән таныштырды, муниципаль берәмлекләрнең һәм иҗтимагый контроль субъектлары буларак Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының иҗтимагый палаталары (советлары) турында сөйләде. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге баш киңәшчесе Александр Маратканов муниципаль берәмлекләрдә барлыкка килә торган муниципаль учреждениеләр һәм фондлар эшчәнлегенә иҗтимагый контрольне гамәлгә ашыру тәртибе, шулай ук республика массакүләм мәгълүмат чаралары материалларының иҗтимагый советларына коррупция темасына мониторинг үткәрү турында мәгълүмат бирде.  "ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге" НПНЫҢ җәмәгатьчелек белән элемтә буенча белгече Таһир Вәлиди ТКХ өлкәсендә җәмәгать контролен гамәлгә ашыру белән таныштырды.

  Чүпрәледән әлеге укуда райондагы иҗтимагый совет рәисе Илгизәр Хөснетдинов, аның әгъзасы, "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлфия Яфизова, район Башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирек Хәйруллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International