Чүпрәледә тыл ветеранын 90 яшьлеге белән котладылар

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

   Ветераннарны аларның тормышындагы әһәмиятле даталары белән котлау районда күркәм традициягә әверелде.

   Бүген тыл ветераны Алиуллова Мөсфирә Сибгатулла кызына 90 яшь тулды. Аны  шушы истәлекле дата белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге Башлыгы Гомәр Халитов котладылар.

   Айрат Җәләлов юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның Котлау хатын укыды һәм район Башлыгы М.Р.Гафаров исеменнән бүләк тапшырды.

   - Сезнең сугыш елларындагы олуг хезмәтегез белән янәшәдә мөһим казанышыгыз - ул Сезнең гаиләгез: балалар, оныклар, оныкчыклар. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим, - дип билгеләп үтте Айрат Фиркат улы.

   Мөсфирә Алиуллова тормышта күп сынаулар күргән. Әтиләре фронтка чыгып китә. Әниләрен исә заводка эшкә җибәрәләр. Ул биш баласын да алып чыгып китә авылдан. Казандагы авиация заводында Мөсфирә апа да 12 ел эшли. Сугыштан соң әтиләре кайта, тик алган яраларыннан озак тормый, вафат була.

   Язмыш кушуы буенча Мөсфирә апа тумышы белән Кече Чынлы авылыннан Хәлиулла исемле егеткә кияүгә чыга һәм яңадан туган авылына кайта. Биредә колхозда эшли.

   Гаиләдә дүрт бала туа. Мөсфирә апа бик иртә бер кызын һәм улын, ә аннан соң ирен дә җирли. Кызының ике кечкенә баласы ятим кала, ул аларга аякка басарга ярдәм итә.

   Бүген исә ул балалары, оныклары һәм оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Быел кышлыгын Ульяновск шәһәрендә улында һәм кызында яшәгән, ә яз җиткәч, кабат туган йортына, 35 ел бергә гомер кичергән улының тол хатыны, килене Фәридә янына кайткан.

   - Өйдә яхшырак, - ди ул. – Чөнки биредә минем бөтен  тормышым узды бит. 

   Туган көн уңаеннан үз адресына җылы сүзләр ишетүе аңа бик күңелле булды. Ул барысына да рәхмәт белдерде, изге теләкләр юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International