Чүпрәлегә Сергей Погодин һәм Сария Сабурская килде

2019 елның 12 апреле, җомга

    11 апрель көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин һәм Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская республиканың Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа - Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының хәрби комиссарлары, язгы чакырылышта Кораллы көчләр сафларын тулыландырачак егетләр һәм аларның әти- әниләре белән эшлекле очрашу үткәрделәр. 

   Дәрәҗәле кунакларны Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров ихлас күңелдән җылы тәбрикләде. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, 2019 елның язгы чакырылышында Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафларына өч меңнән артык татарстанлы Ватанны сакларга барачак, аларның 53 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Узган еллардагы кебек үк булачак солдатлар һәм аларның әти- әниләре өчен “кайнар телефон” линиясе эшли.

   Үзләрен борчыган яки аңлашылмаган сораулар белән 12 – 16 апрель көннәрендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурскаяга 8(843)236-00-71 номерлы телефон аша элемтәгә керергә була. Очрашуга килүче егетләргә һәм аларның әти-әниләренә генералга һәм кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә үзләрен борчыган күп санлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирелде. Районнардан килгән егетләрнең үзләрен бик актив тотуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Россиянең бүгенге хәрби гаскәрләре турында күрсәтелгән видеофильмны да яшьләр зур игътибар белән карадылар. Башкала кунакларының чыгышларыннан мәгълүм булганча, Татарстан күп еллар дәвамында 50 дән артык хәрби часть белән шефлык элемтәләре тота. Безнең егетләр хезмәт иткән частьләрдә Татарстан делегацияләре дә еш була икән. Солдатларга чакыру пунктында бөтен кирәк – яраклар куелган армия сумкасы һәм банк картасы бирелә. Татарстан егетләре Россиянең барлык хәрби округларында да диярлек хезмәт итәләр. Генерал Сергей Погодин бүгенге армия турында бик тәфсилләп сөйләде. Экранда күрсәтелгән илнең саклану куәте хакындагы видеоязманы залдагылар тын калып карады. Коры җир гаскәрләре, хәрби диңгез флоты һәм авиациядә хезмәт итүчеләр карамагындагы көчле корал һәм техниканы күрү һәр кемдә горурлык хисе тудырды. Шуңа да безнең армиягә җир шарында тиңдәш юк. Генерал үзенең чыгышында контракт буенча, альтернатив хезмәтләр үзенчәлекләренә дә тукталды. Аннан соң ул солдатларның нинди шартларда яшәүләрен, ничек киенүләрен, хәтта көненә ничә грамм ит, май, яшелчә ашауларына кадәр әйтеп үтте. Әлбәттә, очрашуга килгән егетләрне барысы да кысыксындырды. Мөгаен, бу вакытта егетләрнең күбесе көчле танк, бронемашина йөртү, самолет-вертолетлардан парашют белән сикерү, кыю диңгезче булу турында хыялланып утыргандыр. Ә аны тормышка ашыру булачак солдатларның үз кулында. 

– Хәзер хәрби частьләрдә солдатлар сугышчан һөнәри осталыкларын, күнекмәләрен камилләштерү өстендә күп эшлиләр. Чөнки заманча техника һәм жиһазлар шуны таләп итә. Моннан берничә ел элек солдатлар кухняга, ашханәгә дежур булып йөрми башлады. Ашау – эчүне профессиональ пешекчеләр әзерли.Мондый яңалыклар кертү хәрбиләр арасында Уставтан тыш мөгәлләмәгә киртә куйды. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил буларак миңа бу хакта мөрәҗәгать итүче солдатлар да, аларның әти- әниләре дә “юк” дәрәҗәсендә, - ди Сария Харисовна. Әйтергә кирәк, Сария Сабурскаяны республикада Татарстаннан хәрби хезмәткә алынган егетләрнең икенче әниләре дип тә йөртәләр. – Мондый чараны без юкка гына оештырмыйбыз. Иртәгә солдат киеме кияргә тиешле һәр егет үзенең хокукларын белсен, дигән таләпне бурыч итеп сезнең белән күрешәбез. Шуңа күрә безне игътибар белән тыңлагыз, сорауларыгыз булса, һич тартынмыйча бирегез, бүген сез аларга җавапны “беренче заттан” - республика хәрби комиссарыннан ала аласыз!– дип ассызыклады Сария Харисовна. 
    Ул солдатларыбызның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап, Россиянең теләсә кайсы хәрби округына барырга, хезмәт һәм яшәү шартларын җайга салырга, кирәк икән, дәүләт, прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә әзер торучы шәхес. Әлеге очрашулар да быел тугызынчы ел инде аның башлангычы белән үткәрелеп килә. 
   Әле күптән түгел генә хәрби хезмәтләрен үтәп кайткан кече сержант Евгений Яковлев һәм диңгезче Ранис Измайлов залдагылар алдында бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. 

– Сезгә түземлелек, кыюлык һәм көч телибез. Армиядә чыныгу алып сез чын ир – егет булып җитлегерсез. Ватанны яклау һәр ир- егетнең изге бурычы,-  диделәр алар.

   Быелгы язгы чакырылышта Буа һәм Чүпрәле районнары комиссариаты аша чагыштырмача 45 якташыбыз армия сафларын тулыландырыр дип фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International