Чүпрәледә уҗым культураларын ашлама белән тукландыралар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

    Быелгы язда район игенчеләре алдында 12460 гектарда чәчелгән уҗым культураларын минераль ашлама белән тукландыру бурычы тора.

   Бу барлык бөртекле культураларның 35 процентын тәшкил итә. Шуның белән беррәттән 8806 гектардагы күпьеллык үләннәрне дә тукландырасы бар. 
   Үткән елдагы көзге корылык игенчеләрне тәмам борчуга салган иде. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, биш мең гектардан артык уҗым культуралары аеруча корылык зонасына эләккән. Аларның язмышын кырчылык белгечләре бүген дә контрольдә тоталар. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыяте агрономы Илдар Усманов белән басуда күрешкәч тә уҗымнарның торышы турында сөйләштек. “15 январьда уҗым чәчүлекләреннән монолит алган идек. Көзен чәчкән орлыкларыбыз шул ук килеш ята. Дым булмагач тамырлану да юк шул инде. Ниһаять, көннәр җылытып киткәч басуларда аз гына яшеллек күренә башлады. Хәзер бөтен көчне ашлама белән тукландыруга бирергә кирәк. Бу эшне без 9 апрельдә үк башладык. Былтыргыдан өч көнгә узып эшлибез. 102 гектарны иртәнге туң белән тукландырдык. Хәзер “Туман – 1” маркалы агрегатны эшкә җиктек”, - дип сөйли белгеч. Соңгы еллардагы коры һава шартларын исәпкә алып, хуҗалыкта уҗым культураларына күберәк өстенлек бирәләр. Узган көздә 2014 гектарда шушы культуралар чәчелгән. Ә сабан бодаеның гомуми мәйданы 100 гектар чамасы гына. Хуҗалык җитәкчесе Фәнис Багаутдинов ашлама кертүне бүгенге көннең кичектергесез бурычы, дип саный. Селитра сиптергеч техниканы да үзләрендә булдырганнар. Гадәттә кайбер хуҗалыклар аны чит өлкәләрдән арендага китерәләр. Фәнис Фәнович: “Исәпләп карадык та аренда өчен түләү чыгымнары шактый кыйбатка суга, ә үзеңдә булган техниканы теләгән вакытта эшләтеп файдаланырга мөмкин”,- ди. Идарә итү өчен техниканы Владимир Митрофановка тапшырганнар. Биредә аны иң оста һәм тәҗрибәле механизаторларның берсе диләр. Ашламаны басуда эшләүче агрегатка китерүдә Николай Матюшин белән Юрий Биктиряков, зур капчыкларны күтәртеп “Туман – 1” агрегаты бункерына бушатуда Анатолий Хохлов кебек тракторчылар да сыната торганнардан түгел. “Техникабыз төзек, ягулык – майлау материаллары кайтты, ашламабыз җитә. Эшләгәнебез өчен вакытында түләп баралар. Бездән проблема булмас”, - ди алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International