2019 елда «Сабантуй бәйрәме»н үткәрү көннәре расланды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе вакыты турындагы документларны имзалады.
Нәтиҗәдә, Казанда бәйрәм – 23 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак. Татарстан районнарында Сабантуй 8−9 июньгә планлаштырылган.
Шуны да өстәп үтик, 2019 елның 8−9 июнендә Новосибирск өлкәсендә XIX федераль Сабан туе уздырылачак.