"Бердәм Россия" өмәсендә 900 меңнән артык кеше катнашачак

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

  Апрель-май айларында Россия Федерациясенең бөтен регионнарында да "Чиста ил" партия проекты кысаларында үтәчәк "Бердәм Россия" өмәләрендә 900 меңнән артык кеше, шул исәптән 31 мең "Бердәм Россия" депутатлар корпусы вәкиле катнашыр дип көтелә. Бу хакта партпроектның федераль координаторы, Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов хәбәр итте.

  «Бердәм Россия» нең беренче өмәсе безнең партия проекты кысаларында 13 апрельдә узачак. Хәзерге вакытта апрель-май айларында бөтен ил буенча 85 субъектны һәм 962 муниципалитетны үз эченә алган экологик акцияләрдә катнашу өчен 888,5 мең кеше теркәлгән, шул исәптән 31 меңе – «Бердәм Россия» нең депутатлар корпусы вәкилләре. Теркәлү ачык, һәм без экологик акцияләрдә катнашучылар саны 900 меңнән артып китәчәк дип көтәбез", - дип белдерде Партпроект координаторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International