29 марттан башлап ана капиталы программасына гаиләнең торак шартларын яхшырту чаралары белән эш итүгә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде.
Төп үзгәрешләрнең берсе ана капиталы акчаларына сатып алына торган торак биналарның торышын контрольдә тотуны көчәйтү булды. Яңа нигезләмәләр нигезендә, торак күзәтчелеге органнарының фатир яки йортның яшәү өчен яраксыз булуы турындагы мәгълүматлары хәзер акчалар белән эш итү турындагы гаризаны канәгатьләндерүдән баш тарту өчен законлы нигез булып таныла.