Чүпрәле районы оешу көненә шигырь бәйгесе игълан ителде

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

   30 август - район оешу көненә “Туган як турында шигырь язабыз” дип исемләнгән шигырь бәйгесе игълан ителә.

  Бәйге район Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге һәм  үзәкләштерелгән китапханә тарафыннан оештырыла.

   Бәйге сәләтле шагыйрьләрне ачыклау, яшьләрнең иҗади потенциалын ачу максатыннан ике этапта 7 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр; 18 яшьтән 30 яшькә кадәр; 31 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә.

  Җиңүчеләр 30 август көнне район көнен бәйрәм итү чарасында бүләкләнәчәк.

  Иҗади эшләрне район үзәк китапханәсенә китерергә, я булмаса drojjcbs@mail.ru электрон почта буенча җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International