Чүпрәледә намаз уку бәйгесе узачак

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

   Татарстан мөхтәсибәтләрендә балалар арасында намаз уку бәйгеләре башланып китте.

    Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора. Бәйге берничә төркемдә (номинациядә) уздырыла:

    Беренче төркем – “Моңлы азан”  (Азан әйтү, азан догасын яттан белү һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга җавап бирергә тиеш);

    Икенче төркемдә – “Намаз мөэминнең мигъраҗы” (2 рикагать намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга җавап бирергә тиеш, яки 4 рикагать намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә тиеш);

    Өченче төркемдә  - “Туган телем - татар теле” (Татар  халкының бөек шагыйре Г. Тукайның динебезгә, туган телебезгә, ватаныбызга кагылышлы булган әсәрләрен яттан сөйләп бирү, яки әби – бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган мөнәҗәтләрне көйләп бирү һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга  җавап бирергә тиеш);

    Чүпрәле районында уздырыла торган намаз уку бәйгесендә малайлар һәм кызлар катнаша ала. Мөгаллимнәрдән, имамнардан торган мәртәбәле жюри бәйгедә җиңүчеләрне ачыклаячак. Катнашучыларга бирелгән бәя баллары тигез булган очракта “Ничә вакыт намаз укуы”, “Киеме” игътибарга алыначак.

    Чүпрәле районында бу бәйге 2 этапта үткәрелә:

   1 этап:   Балаларның язгы каникул вакытларында, 27 апрелгә кадәр һәрбер авыл мәчетендә. (Авыл имам-хатыйблары һәм мөгаллимәләр тарафыннан оештырыла)

    2 этап : Авылда үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләр өчен Район бәйгесе 28 апрель көнне  9.00 сәгаттә  Чүпрәленең “Җәмигъ”мәчетендә узачак.( Мухтасибәт тарафыннан оештырыла)  

    Балаларны район күләмендә үтәчәк бәйгедә катнашуны оештыру һәм транспорт белән тәэмин итү авыл имам – хатыйбларына йөкләнә.

    Бәйгегә килгән һәрбер кешенең мөселманча киенеп килүе шарт.                                               

                                         Ихтирам белән: Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

                                               Контакт өчен Тел: 89172611576 – имам-хатыйблар өчен

                                                                                      89272400824 – мөгаллимәләр өчен

                                                                                    Электрон адрес: danir56_56@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International