«Һәрвакыт ачык күңелле, киңәшләрен бирә, ярдәм итәргә әзер тора”- дип яратып сөйлиләр Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче Факия апа Миначева турында балалары һәм якыннары. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Юбилее уңаеннан авылның хөрмәтле әниләре, әбиләре янына гадәт буенча ясин укытып, балалары, оныклары җыелган иде. Факия апаны котларга бу көнне район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм авыл җирлеге Башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов та килде.
Күп балалы гаиләдә туып, Факия апа үз гомерендә бөтен бер буын тормышын күреп өлгерә. Гаиләдә ул төпчек бала булып дөньяга килә. Биш абыйсы да фронтка чыгып китә, икесе аннан кайтмый. Бүгенге көндә ул туганнарыннан берүзе генә калган.
Бөек Ватан сугышы Факия апа кебек яшь бала-чаганы да өлкәннәр белән беррәттән эшләргә, кырда, урып-җыю вакытында сәламәтлекләрен югалтырга мәҗбүр итә. Ни генә булмасын, авырлыклар гына Факия апаның да холкын сындыра алмый, киресенчә, тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтә.
Сугыш елларын искә төшереп, ул кызыклы бер вакыйга турында сөйли. Язмыш кушуы буенча фронтта аның бер абыйсы һәм булачак ире Абдулла абый очрашалар. Бергәләп хезмәт итәләр, ярдәм итешәләр, авыл хәлләрен сугыш кырларында искә алалар. Абдулла абый шул чакта ук: «Менә исән-имин кайтырбыз да һәм мин синең сеңлеңә Факиягә өйләнәчәкмен әле», - дия торган була. Чыннан да сугыштан соң кайткач, Абдулла сүзендә тора һәм Факия апага өйләнә. Тик гаилә гомерләре генә кыска була. Абдулла абый бик иртә вафат була. Өч бала туа: ике кыз һәм бер ул.
Факия апа укытучы булып эшли, озак еллар интернатта тәрбияче булып хезмәт куя. Ул үстергән, тәрбияләгән балалар бүген дә аны яратып искә алалар, хәлен белешеп торалар.
Бүгенге көндә юбиляр улы Иршат һәм килене Дилүзә тәрбиясендә яши. Янәшәдә генә кызы Гөлсинәсе дә көн саен килеп китә. Район үзәгендә исә икенче кызы Талигасы гомер кичерә. Оныклар, оныкчыклар бәхете күрергә дә Ходай насып иткән Факия апага. “Әбием”, дип алары да өзелеп торалар.
Гомер бәйрәме уңаеннан кунаклар юбилярны котлап, РФ Президенты исеменнән котлау һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек теләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.