Алешкин-Саплык авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән Елена Григорьеваның олы юбилее

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

   Алешкин-Саплык авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән Елена Тимофеевна Григорьевага 90 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, оныклары һәм оныкчыклары “Амарант” кафесында зур бәйрәм оештырганнар иде.

   Якыннарыннан, туган-тумачалардан тыш, ветеранны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге Башлыгы Петр Артемьев та котлады. Ильмир Расыхович, традиция буенча, Елена Тимофеевнага Президент В.В. Путинның Котлау хатын, район Башлыгы М. Р. Гафаров исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

   Елена Тимофеевна күп балалы гаиләдә туа. Язмыш аңа сынау арты сынау биреп кенә тора. Эш шунда ки, аңа 8 яшь булганда әтисе вафат була, ә 17 яше тулганда әнисе бакыйлыкка күченә. Тормышка чыккач та ул, яшьли ирен, аннан соң бер-бер артлы ике улын җирли.

   Юбиляр 14 яшеннән үк колхоз эшенә керешә. Өйдә  хуҗалыгын алып бара, 7 баласын да берүзе аякка бастыра.

   Бүген  Елена Тимофеевнаның ике кызы һәм өч улы исән. Үзе исә Яңа Шигали авылында кызы Полина һәм кияве Вячеслав белән яши. Олы кызы Мария Яңа Чүпрәле авылында социаль хезмәткәр булып эшли. Юбилярның 18 оныгы һәм шул кадәр оныкчыклары бар. 

   Олы яшьтә булуына карамастан, юбиярның күңеле күтәренке һәм ул һич кенә дә боегып утыра торганнардан түгел. Бәйрәмен дә кафеда билгеләп үтү ниятен дә хуплап алган: “Бер тапкыр яшибез, 90 яшемә җитәрмен дип ышанмаган да”, - ди.

   Чыннан да, туксан дип әйтүе генә җиңел. Үз гомерендә тормыш сынаулары аша зур чыныгу узган Елена Тимофеевнага йөз еллык юбилейларны да кафеларда гөрләтеп билгеләргә дә насыйп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International