Чүпрәле «Эталон-Агро» җәмгыятендә ипи пешерәләр һәм макарон әйберләре ясыйлар

2019 елның 5 апреле, җомга

   Бүген «Эталон-Агро» җәмгыятенең  ирешкән билгеле бер уңышларын санап китәргә мөмкин. Җәмгыять җитәкчесе Сергей Николаевич Никитинның киләчәккә булган уй-фикерләре, планнары да шактый. Тик бу турыда ул сөйләргә ашыкмый, “әлегә сер булып калсын”, - ди.

   Моннан берничә ел элек бу җирлеккә “аяк баскан” җитәкчегә авырлыкларны, булган проблемаларны хәл итүе җиңел бирелми. Тик  җитәкче  кыенлыкларга баш ияргә күнекмәгән. Авыл хуҗалыгындагы һәрбер таң нәтиҗәлелеккә ирешү максаты белән башлана монда. Күптән түгел откан грант та җәмгыятьнең, аның җитәкчесенең һаман уңышка ирешү өлкәсендә эзләнүдә булуын дәлилли. Әлеге грант нигезендә алар икмәк, камыр ризыклары пешерү цехын көйләүне, алай гына да түгел, хәтта, макароннар әзерләү белән дә шөгыльләнүне дә, максат итәләр.  Цех, дигәч тә  күз алдына электәге совет заманындагы кебек олы бер бина, аның эчендә шактый урын алып торган биек-биек махсус җиһазларны китермәгез. Дөресен әйтим, үзем дә шулай дип уйлап килгән идем. Тик бүгенге заманча технологияләр шулкадәр алга китте, ки — хәзер теләсә нинди юнәлештә эшләү өчен бер бүлмә дә җитеп тора.“Эталон-Агро”да идарәнең бер бүлмәсендә төзекләндерү эшләре үткәреп, шунда камыр ризыклары пешерү өчен мич урнаштырганнар, янәшәдә камыр болгату өчен зур казан урын алган, почмактагы өстәл өстендә макарон ясау җайланмасы тора.

 Ни өчен нәкъ менә пекарня? Бу сорауга җитәкченең үз җавабы:

   - Хәтерләсәгез, элек елларда һәр хуҗалыкның үз ашханәсендә ипи пешереләр иде. Кайчандыр әбиләребез, әниләребез дә ипине өйдә пешерә иде. Тора-бара икмәк пешерү эше онытылды. Мәшәкатьләнеп торасы килми, чөнки. Өй каршындагы кибеткә генә чыгып керәсең дә, инде өстәл түрендә җаның нинди тели, шундый ипи тора. Ләкин кибет ипие күңел җылысын салып пешерелгән икмәккә тормый. Минем дә нәкъ менә элеккегене яңартасы килде. Ипидән  тыш, башка төрле камыр ризыкларын да, әйтик, пироглар, балалар яратып ашый торган “булочкалар” да пешерәчәкбез, билгеле,-ди Сергей Николаевич.

   Пекарня көненә 70 данә ипи пешерергә көйләнгән. Бүлмәдә борынга, чыннан да, балачактан таныш һәм күңелгә шундый якын булган – әчкелтем-баллы икмәк исе таралган. Дөрес, биредә әлегә эшчәнлек тулысынча  җәелдерелмәгән. Әлегә пекарняны   берәр нинди олы чара булганда гына файдаланалар икән. Пешерү эшләре белән авылның  уңган булган хуҗабикәсе Илсөяр Сафиуллина шөгыльләнә.

  – Ипи пешерү җиңел эш түгел. Камырыбыз тулысынча натураль ризыклардан гына тора. Икмәк пешерү  үзенә бер җылы атмосфера бүләк итә, күңелгә җылылык бирә,- дип, үз эше турында яратып сөйли Илсөяр ханым.

   Макарон ясау җиһазына килгәндә исә, ул чит илдә эшләнгән. Сәгатенә 6 кг макарон җитештерергә сәләтле. Тышкы кыяфәте белән күбрәк иттартырткычны хәтерләтә. Макарон әйберләрен ике төрле формада әзерләп чыгара. Моның өчен инструкция нигездә, он, йомырка саласың, заманча техника исә калганын үзе эшли.

   “Макаронны сатуга куярга уйлыйсызмы соң?”- дип кызыксынам җитәкчедән.

   – Әлегә бу “беренче карлыгачлар” гына. Киләчәктә бу юнәлештә ныклап эшләргә ниятлибез. Мәктәп, участок хастаханәсе, балалар бакчасын үзебездә пешкән ипи, камыр ризыклары, үзебездә ясаган шушы макарон белән тәэмин итәргә уйлыйбыз. Әлбәттә, үз продукциябезне кибет киштәләрендә дә күрергә өметләнәбез,-ди Сергей Никитин.

  Әйе, «Хәрәкәт барда – бәракәт бар», ди халык. Хәрәкәт булган җирдә җанлылык, тормыш сулышы сизелә. Җәмгыять  ел саен әкренләп, тузган биналарны төзекләндерә, фермаларны яңарта. Игенчелек өлкәсендә, терлекчелектә дә уңай якка булган үзгәрешләр күп. Әйткәнемчә, җитәкченең киләчәккә планнары да әле зурдан.

   Авыл тормышын әнә шулай күңеле белән якын иткән җитәкчегә уңышлар, авыл халкының, җәмгыять хезмәткәрләренең теләктәшлеген, бердәмлеген телисе килә.  Авылның киләчәге, төзеклеге дә шушы җирлектә яшәүчеләрнең тырышлыгыннан, булдыклылыгыннан гыйбарәт түгелме соң инде?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International