Чүпрәле районында язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара, техника төзекме, чәчүлек орлыклар һәм минераль ашламалар җитәрлек күләмдәме?
Шушы һәм башка сорауларга җаваплылыгы чикләнгән «Эталон – Агро " җәмгыятендә узган семинарда җитәкчеләр һәм баш белгечләр җавап тотты. Чара әлеге хуҗалыкның машина-трактор паркындагы техниканы караудан башланды һәм район Башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.
Кыр эшләренә 292 трактор чыгачак
Быел яз, чыннан да, үз хокукларына керергә ашыкмый. Календарьда апрель ае икәнлеген исәпкә алганда, бүген инде кырга чыгачак техника тулысынча әзер, тагылма инвентарьлар агрегатлаштырылган һәм тракторлар механизатор кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән булырга тиеш. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 68826 гектар сөрүлек җире бар. Чәчү мәйданнары 62568 гектар тәшкил итә. 35290 гектарда бөртекле культуралар игү планлаштырылган. Соңгы еллардагы җәйге корылыкларны исәпкә алып, көзге культураларның мәйданнарын язгы культуралар хисабына 2500 гектарга арттырырга исәп тоталар. Орлыклар белән проблемалар булмаска тиеш, ди кырчылык белгечләре.
Игенче өчен тынгысыз чор башланды. Семинарда кыр эшләренә тулы әзерлектә булу өчен эшлиселәр дә байтак әле. Салкынча һава болай сакланса, чәчү вакыты бигрәк тә кыска булачак. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта җитешсезлекләрне ачыклау һәм аларны тиз арада бетерү өчен конкрет чаралар күрергә кирәк. Быел кыр эшләренә төрле маркадагы 292 трактор җәлеп ителәчәк. Аларның 90 проценты әзерлек сызыгында. Чәчкечләрнең, культиваторларның һәм башка агрегатларның техник әзерлеге 100 процент тәшкил итә. Әлбәттә, чәчүгә тиешенчә әзерләнү өчен шактый гына суммада финанс чыгымнары да тотылды. Техника төзекләндерү максатында 42,3 миллион сумлык запас частьләр сатып алынган. “Елдан-ел машина-трактор паркларының куәте арта, яңа техника белән тулылана. 2019 елда 31 миллион сумлык 13 берәмлек техника сатып алынды, район буенча 100 гектар чәчүлек мәйданының энергия белән тәэмин ителешенә 164 ат көче туры килә. Бүгенге көнгә 256 трактор ремонтланды, 28 тракторны төзекләндерү дәвам итә. Шушы көннәрдә “Ак Барс Холдингы”на караган ике хуҗалыкта капиталь ремонттан кайткан өч двигательне куйдылар, тракторлар яхшы эшли. Каратун мастерскоенда тагын ике трактор ремонтлана. Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “П.В. Дементьев" исемендәге агрофирмада унга якын трактор ремонтлана, - ди агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов.
Дөрес, һәрвакыттагыча кайбер хуҗалыкларда механизатор кадрларга кытлык сизелә. Районның тармак технологияләре техникумында механизатор белгечлегенә укучы 15ләп егет бу мәшәкатьле проблеманы чишүдә үзләреннән өлеш кертә. Техникум директоры Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, күпчелек хуҗалыкларда аларга ихтыяҗ зур икән. Болай эшләү ике як өчен дә файдалы. Курсантлар уку йорты сыйныфларында алган теоретик белемнәрен практика белән ныгыталар. Тракторчы ярдәмчесе булып эшләсәләр дә хуҗалык аларның ярдәмен нык тоя, куйган хезмәтләренә карап акчасын да түли.
Ашлаган җир аш бирә
Ашламасыз мул уңыш алу мөмкин түгел. Аны һәр гектарга кимендә 70 килограмм исәбеннән кертергә кирәк. Әмма, кайбер хуҗалыкларда аңа тиешенчә игътибар бирелми. Бигрәк тә берничә крестьян-фермер хуҗалыгында бүген бөтенләй ашлама юк. Район Башлыгы Марат Гафаров аларга үзенең катгый сүзен әйтте һәм ашлык урынына чүп үстерүгә юл куймаячакбыз, диде.
«Чәчү өчен әзерләнгән югары сыйфатлы орлыклар - булачак уңышның нигезе ул. Туфракны яхшы итеп әзерләргә, ышанычлы техникага ия булырга мөмкин, әмма җиргә сыйфатсыз орлыклар салынгач, югары уңышка исәп тотарга туры килмәячәк», - дип шәрехләде ФДБУ «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» нең район бүлеге җитәкчесе Исламетдин Низамов.
Узган елга караганда сөт күбрәк савыла
Семинар эше Иске Шәйморза авыл мәдәният йортында дәвам итте, анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов терлекчелек буенча беренче кварталга йомгак та ясады. "Тулаем алганда, тармакның барлык төп күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлекләрне кышлату ахырына якынлаша. Майның беренче декадасында терлекләрне җәйге лагерьга күчерү планлаштырылды. 1 апрельгә 11,2 мең тонна чамасы сусыл һәм тупас, 1,8 мең тонна катнаш азык запасыбыз бар, бу шартлы һәр баш терлеккә уртача 9,6 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Зоотехник нормалар буенча яз аенда шартлы бер баш малга 9,6 центнер азык берәмлеге таләп ителә. Бүген фермаларда азыкны әрәм-шәрәм итүгә һич тә юл куярга ярамый, терлекчеләр арасында нык хезмәт дисциплинасы булырга тиеш”, - диде агроидарә башлыгы.
Быелның беренче кварталында узган елгы белән чагыштырганда алты мең тонна сөт күберәк савылган. Гадәттәгечә “Цильна" җәмгыяте терлекчеләре ярышны әйдәп баралар. Әлеге хуҗалыкта сөт җитештерү үткән елга караганда 123 процент тәшкил итте, ягъни 352 тонна артыграк савылды. Районның гомуми күләмдә сигез процент сөрү җирен биләгән “Цильна» хуҗалыгына беренче кварталда район буенча җитештереп сатылган сөтнең 31 проценты туры килә. “Эталон – Агро” агрофирмасында да терлекчеләр үткән елгы күрсәткечне узып эшләделәр (+35 тонна). “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасында аерма юк диярлек. Ә менә “П.В. Дементьев" исемендәге агрофирмада, киресенчә, сөт җитештерү узган елгы күрсәткечнең 84 процентын гына тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең беренче кварталда акча кереме 223,6 миллион сум булды. Аның 152 миллион сумы терлекчелек тармагына туры килә (узган ел белән чагыштырганда 114 процент). Сөт сатудан хуҗалыклар кассасына 125 миллион сум (2018 елга караганда +130 процент), ит җитештерүдән 24 миллион сум (70 процент) акча кергән, - дип билгеләп үтте Тәлгать Әхмәтсафа улы.
Киңәшмә ахырында район Башлыгы Марат Гафаров семинар эшенә йомгак ясады. “П.В. Дементьев" исемендәге агрофирманың баш инженеры Эмиль Нигъмановны 50 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.