«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Ак калфак» премиясенә бәйге уздырды.
Конкурс 9-11 сыйныф кызлары арасында тәүге тапкыр Казан күләмендә үткән ел узган иде. Быел анда район мәктәпләрендә укучы кызлар да катнашты.
Бәйгенең максат һәм бурычлары булып, халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү тора.
Иске Чокалы авыл китапханәсенең актив әгъзасы, укучысы Айсылу Сиразева (җитәкчесе Р.Гафурова - Иске Чокалы авыл китапханәчесе) бу бәйгедә катнашып, беренче сайлап алу турында җиңү яулады. Әйтергә кирәк, сайлап алу турында 70ләп укучы кыз катнашты, икенче турга шуларның 20се генә үтте. Сайлап алу турында катнашучылар тарафыннан “Мин - милләтемнең киләчәге” исемле эссе һәм электрон портфолиолар тәкъдим ителде. Анда кызлар үзләренең бүгенге тәҗрибәләре, уңышлары аша милләтнең киләчәген күзалларга һәм ни өчен нәкъ менә бу премиягә лаеклы икәнен тулысынча ачыкларга тиеш иде.
Шушы көннәрдә бәйгенең икенче туры буларак, сайлап алу турын узган укучылар арасында Казан шәһәре язучылар берлеге бинасында «Минем гаиләм гореф-гадәтләр сагында» темасына жюри әгъзалары белән җанлы аралашу үтте. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы игътибарга алынды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Айсылу Сиразева ”Ак калфак Бөтенроссия укучы кызлар премиясе” бәйгесенең беренче тур җиңүчесе сертификаты белән бүләкләнде. Икенче тур нәтиҗәләре буенча Айсылуга җиңүләр теләп калабыз.