Чүпрәлеләр сугышта катнашкан туганының фотосурәтен бушлай ясата ала

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

“Үлемсез полк” өчен фотолар бушлай ясала.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/05/18/164239/ Татарстан Республикасының барлык күпфункцияле үзәкләрендә ( МФЦ) "Үлемсез полк" реестрын алып бару хезмәте күрсәтелә. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучылар реестрын формалаштыруны, шулай ук "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә катнашу өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләрен бушлай бастыруны үз эченә ала.

Әлеге хезмәт кысаларында чүпрәлеләр дә райондагы “Минем документлар” күпфункцияле үзәктә сугышта катнашкан туганының фотосурәтен бушлай ясата ала. Моның өчен сугышта катнашучының берәр фотосы һәм ветеран турында мәгълүмат кирәк булачак. “Минем документлар” МФЦ Иске Чүпрәле, Үзәк урам, 14 А адресы буенча урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International