Чүпрәледә җәмәгать тыңлаулары үтте

2019 елның 29 марты, җомга

   Үткән атнада район Башкарма комитетының утырышлар залында район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов җитәкчелегендә районда Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану  эше буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. 

   Җәмәгать тыңлауларында Чүпрәле районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләрендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге начальнигы Н.А.Филин һәм райондагы бер төркем аучылар катнашты.

   Үзенең чыгышында Н.А. Филин Чүпрәле районы территориясендә 2019-2020 елларда ау чорында аучылык белән шөгыльләнү һәм кайсы чорда нинди киек кошларны һәм җәнлекләрне ауларга мөмкин булуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International