1 апрельдән республикада, шул исәптән районда да, санитар икеайлык башлана һәм ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чүпрәле районында икеайлыкны оешкан төстә үткәрү буенча эш планы расланды. Анда район үзәгендә, авыл җирлекләрендә өмәләр үткәрү, көнкүреш калдыкларын теләсә кая түгүгә юл куймау, полигонны тәртиптә тоту, табигатьне саклау, елга буйлары, парклар, балалар мәйданчыклары, халыкның күпләп йөрү һәм ял итү урыннарын тәртипкә китерү турында сүз бара. Үз йорт тирәсен тәртиптә тоту исә йорт хуҗаларының бурычы, намус эше.
Икеайлык кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан «ЭКОяз 2019» акция - бәйгесе игълан ителә.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк: “Иң яхшы балалар бакчасы”, “Иң яхшы мәктәп”, “Иң яхшы гаилә”, “Иң яхшы предприятие”, “Иң яхшы муниципаль берәмлек”.
Район һәм республика этапларында җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, иң яхшы муниципаль берәмлекләргә балалар уен комплекслары бүләк ителәчәк.