Язгы кыр эшләре башланырга санаулы көннәр кала.
Хәзер хуҗалыкларның машина – трактор паркларында көнне – төнгә ялгап техника ремонтлыйлар, көйлиләр. “Гостехнадзор”ның райондагы бүлеге начальнигы, баш дәүләт инженер – инспекторы Илдар Шәйхаттаров әйтүенчә, хуҗалыклардагы техника алдан билгеләнгән график нигезендә тикшерелә.
Әле шушы көннәрдә генә җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте балансында торучы техникага тикшерү үткәрелгән. Шуны да искәртик, әлеге хуҗалык елның – елында беренчеләрдән булып кыр эшләренә керешә. Биредәге машина – трактор паркында 48 берәмлек техника исәпләнә. 35 тракторның 12 –се зур егәрлекле. Тракторлар һәм 13 тагылма агрегат тулысынча төзекләндерелеп старт сызыгына куелган. Тикшерү барышында механизаторларның таныклыклары, үзе идарә итә торган техникага туры килергә тиешле категорияләре барланды. Көпчәкле тракторларның иминятләштерү полислары, руль белән идарә итү, тормоз һәм сигнал бирү системалары, яктырту фаралары, аптечкалары һәм тәгәрмәчләренең торышы тикшерелде. Һәр тракторга механизатор беркетелгән. “Безнең механизаторларыбыз техникага бик сакчыл карыйлар. Аларның күбесе озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаган. Ильнур һәм Азат Сатдиновлар, Марат Булатов, Фәнил Вәлиев, Рәфик Шәйдуллов, Рәмис Айнуллов һәм Фәрит Аббазов шундыйлар. Көннәр җылыта барган саен күңел басуга ашкына”,- ди хуҗалыкның баш инженеры Рәфик Шәйдуллов.
“Агротранспорт” җәмгыятендә дә машина – трактор паркын язгы кыр эшләренә әзер дип була. 13 берәмлек техника, шуның 10 –сы төрле маркадагы трактор, кыш айларында ук инде төзекләндерелгән, ике сменада эшләү өчен механизатор кадрлар белән тәэмин ителгән. Баш инженер – инспектор Илдар Шәйхаттаров ике хуҗалык инженерларының һәм механизаторларының хезмәтенә югары билге куйган.