Рауза апаны котлаучылар күп булды. 80 яшен тутырса да, 70 нче еллардан ук таныш булганлыктан “Рауза әби” дип әйтергә тел әйләнми.
Яшерәк чагындагы кебек үк ачык йөзле, тормышның борчу - мәшәкатьләре һәм төрле кыенлыкларга да карамастан шат күңелле булып кала белү сыйфатлары бары тик шундый татар хатын – кызларына гына хастыр. Ул бүген дә сер бирми, янәшәсендәгеләргә алтынга тиң киңәшләрен биреп, елмаеп, кешеләрне сөендереп, барлык туган – тумачаларын хөрмәт итеп яши белә. Юбилее уңаеннан Коръән ашына чакырылган авылдашлары да аның бик уңган, бик булган кеше икәнлеге турында әйттеләр. Район Башлыгы Марат Гафаров та Рауза апаның көчле рухлы шәхес булуын ассызыклады.
“Нишләтәсең, тормыш безне үзенчә сынады. Димәк, тәкъдирдә шулай язылган. 32 яшь тә тулмаган килеш биш бала белән тол калырмын дип кем уйлаган?”,- диде дә яулык чите белән яшьле күзләрен сөртеп алды. Әйе, гомеренең чәчәктәй чагында, балалар сөеп, иргә сыенып яшәр вакытта биш сабыен күкрәгенә кысып тол калган ана хәсрәтен бик сирәк кеше генә аңлый торгандыр. Дөнья мәшәкатьләренә чумып, тормыш ыгы-зыгысы белән көн күреп ятканда, иң олы улы Равилга - 13, кечкенә кызы Рәмзиягә яшь ярым тулганда әти кеше мәңгелеккә күзен йома. Кайгы - хәсрәт ул – тормышның бәхет белән чиктәш буразнасы, диләр бит.
Зур Чынлы авылында яшәүче Шәрип абзый белән Әшрәфҗамал апаның ишле гаиләсендә 12 бала туа. Ни кызганыч, аларның унысына үсеп җитеп әти – әнисен куандырырга насыйп булмый. Раузадан 18 яшькә олы апасы Сәлимә белән икәү генә калалар алалар. Сәлимә апасы моннан җиде ел элек 81 яшендә вафат була. Авыл мәктәбендә җиде сыйныфны тәмамлаган Раузага укуын тагын да дәвам иттерү мөмкин булмый. Ул чакта алар авылыннан укучылар Иске Шәйморза урта мәктәбенә йөриләр. Әмма интернатта тору өчен урыннарның чикләнгән булуы сәбәпле Раузага һәм аның кебек бер төркем укучылар авылда калырга мәҗбүр ителәләр. Шулай итеп Рауза һәм берничә кыз бала 14 яшеннән колхоз фермасында сыерлар савуга керешәләр. “Дөресен әйткәндә, мин эштән беркайчан да курыкмадым. Әти – әни безне шулай тәрбияләде. Әтиебез Шәрип колхозда төзүчеләр бригадасын җитәкли иде. Бик таләпчән, өйдә дә, эштә дә тәртип яратты. Улым Равил да нәкъ бабасына ошаган. Беренче көннән үк миңа 28 сыер ышанып тапшырдылар. Сер бирмәдем, яшь булсам да алдынгыларга тигезләнергә тырыштым. Ул вакытта сыерлар көнгә өч мәртәбә савыла иде. Кулларның ничек аруын әйтеп торасы да юк. Фермадагы башка эшләр дә кул көче белән башкарылды”, - дип сөйли Рауза апа. Авылның иң тәртипле, иң акыллы, иң булдыклы егете Ади белән берничә ел дуслашып йөргәннән соң матур гына гаилә корып җибәрәләр. Ади авылда беренче егет була. Үзе алдынгы механизатор, үзе оста гармунчы, нинди эшкә тотынмасын, кулыннан гөлләр тама. “Бик яратышып өйләнештек. Кыска гына тормыш яшәсәк тә без бик бәхетле идек. Биш балабыз туды.Балаларыма да әтисез үсү җиңел булмагандыр. Балалар күңелендә әтиләре рухын сүндерми, төрле хәлләр туганда: “Әтиегез болай әйткән булыр иде”, - дип үземне һәм балаларымны юаттым. Бөтен максатым – балаларны кеше итеп тәрбияләү, аякка бастыру иде. Аллага шөкер, барысы да тиешле белем алдылар, җаваплы урыннарда эшлиләр. Йөземә кызыллык китермәделәр, мөстәкыйль һәм үз максатларына ирешә алырлык, туган җанлы булып үстеләр”, - дип дәвам итә сүзен Рауза апа. “Әниебезгә күз тимәсен, олы яшьтә булса да, әле ул төп нигезебезне матурлыкка күмеп яши. Тәмле ризыклар пешереп безне каршы ала, балаларын гына түгел, 12 оныгын да кайгыртып гомер кичерә. Йортыбызда сыер да асрыйбыз. Әниебез саттырмый. “Авылда сыерсыз йортның яме юк” ди, үзе дә тиз генә савып керүдән тартынып тормый”,- дип сүзгә кушылды килене Фәһимә ханым. Рауза апага балаларны аякка бастыру өчен колхозның төрле эшләрендә катнашырга туры килә, гектарлап чөгендерен дә эшкәртә, терлекчелектә дә эшли. 1976 елда аны колхоз ашханәсенә пешекче итеп билгелиләр. Үзенең осталыгын арттыру өчен ул район үзәгендәге ашханәләргә килеп махсус курслар үтә, осталардан күп кенә тәҗрибә туплый. Ул пешергән ашлардан, боткалардан колхозчылар һәрчак мактап туклана торган булалар.
Көн саен 300 кеше ашату аңа җиңел булмаган, билгеле. Идарә җитәкчеләре дә аның тырыш хезмәтен күрә белгәннәр. Еллык эшкә хисап ясау җыелышында беркайчан да бүләксез калдырмаганнар. Пенсиягә чыгу вакытты җиткәч тә, тагын бераз эшләвен сораганнар. Шулай эшли – эшли 63 яшендә генә лаеклы ялга китә Рауза апа. 80 яшьлек юбилеенда да ул: “Гомер чыннан да тиз үтә икән, тормышның кадерен белеп яшәгез!”, - ди янәшәсендә утырган оныгының башыннан сыйпап. Район Башлыгы Марат Гафаров юбилярны котлап ихлас күңелдән җылы теләкләрен әйтте, гомере буе хезмәт итеп акыллы балалар үстергәне өчен олы рәхмәтен җиткерде.