ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә 19 март көнне Татарстан Республикасы буенча алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал. Төнлә минималь температура -3, -6˚, максималь температура көндез +4, +6˚ тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.