Чүпрәледә биатлон буенча ярыштылар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

   Звезда авыл җирлегендә Советлар Союзы Герое П.С.Юхвитов истәлегенә чаңгы һәм биатлон буенча ярышлар узды.

   Биатлон буенча ярышлар районда беренче тапкыр гына үткәрелде.

   Спорт бәйрәмен ачу тантанасында район Башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов катнашып, спортчыларны сәламләде, уңышлар теләде.

   Ярышларда Уби, Яңа Уби, Хорновар-Шигали мәктәпләре укучылары һәм хуҗалар - Звезда, шулай ук Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлекләре командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International