Чүпрәледә “Торак – 2019” операциясе кысаларында ялгыз яшәүче өлкәннәргә рейд ясалды

2019 елның 16 марты, шимбә

   “Торак – 2019” операциясе.

   Бүген районда 900 дән артык өлкән кеше ялгыз яши, 650 - сенең якын кешесе бөтенләй юк. Дүрт инвалид бала бар. Район халкын социаль яклау бүлегендә андый гаиләләрне “хәвеф төркеменә” кертәләр. Янгынга каршы көрәшү хезмәткәрләре дә аларны ныклы контрольдә тота, көтелмәгән фаҗига килеп чыгуга юл куймау максатыннан профилактик чараларны да планлы рәвештә даими үткәреп тора. Сүз уңаенда, төбәгебездә 70 яшен узган 2084 кеше яшәвен дә искәртик. 

   Зур Чынлы авылында да ялгыз өлкәннәр күп яши. Халыкны социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, 54 кеше ялгызлыкта гомер кичерә. Аларның яшәү хәле белән якыннан танышу өчен янгын сүндерү частенең җаваплы хезмәткәре Василий Битяков һәм халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре Лилия Сабитова, Лилия Фәхретдинова һәм авылның газ эксплуатацияләү хезмәткәре Рәфәгать Фәхретдинов катнашында узган уртак рейд вакытында кайбер кимчелекләр дә ачыкланды.

   - Мондый рейдларны планлы рәвештә үткәрәбез. Ел башыннан ук башлаган чаралар вакытында районның барлык җирлекләрендә дә диярлек булдык. Тагын берничә торак пункт кына калды. Янгыннарны булдырмау һәм анда кешеләрнең, бигрәк тә балаларның зыян күрүенә юл куймау төп максатыбыз, дип саныйм. Картлар яши торган йортларда булганда электр жиһазларының, ток үткәргеч чыбыкларның һәм мичләрнең төзеклегенә аеруча игътибар итәбез, - дип сөйли янгын сүндерү часте вәкиле Василий Битяков.

   Фаҗигаләрне булдырмас өчен алар “хәвеф төркеменә” кергән йортларга махсус автоном сигнал бирүче җайланмалар да куялар. Бу җайланма өй эчендә чыккан газ исенә дә бик сизгер икән, шунда ук кешеләргә хәбәр бирә.
   Рейд вакытында янгыннан саклану кагыйдәләре турында да искәрттеләр, өлкәннәр белән ут – күздән саклану буенча гади халык телендә әңгәмә – инструктаж үткәрделәр, листовкалар, белешмәләр тапшырдылар. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен дә өлкәннәр көтеп кенә алгандай булды. Сорау артыннан сорау... һәркемнең үз проблемасы. Лилия Сабитова белән Лилия Фәхретдинова кайбер мөрәҗәгатьне якын көннәрдә хәл итәчәкләренә ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International