Татарстанда 11-15 мартта «Ел укытучысы» бәйгесенең финал ярышлары узды.
Конкурсның беренче этабыннан башлап бәйгедә катнашучылар, мөгаллим булып ничә ел эшләүләрен исәпкә алып, ике номинациягә («Педагогик дебют» һәм «Ел укытучысы») бүленде. Зона этабында катнашучылар арасыннан 40 педагог - «Ел укытучысы», 26 мөгаллим «Педагогик дебют» номинациясендә финалга үтте.
Финалда катнашучылар ачык дәрес, мастер-класс үткәрделәр, проект якладылар. Безнең районның 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең математика укытучысы Фәнил Яфизов бәйгенең финал өлешендә катнашып, призер исеменә лаек булды һәм Диплом белән бүләкләнде. Моңа кадәр ул бәйгенең зона өлешендә җиңү яулаган иде.