Чүпрәле районы Иске Чокалы авылында гомер итүче Мидхәт Нуртдин улы Хисамов олы юбилеен – 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
Мидхәт абыйны олы юбилее белән, илебез тарихына олы хезмәте белән үз өлешен керткән олы буын вәкиле буларак та, бәйрәме белән котларга район Советы аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов килгән иде. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның бүләген тапшырды, исәнлек, хәерле, бәрәкәтле гомер теләде.