Кышны озату - язны каршылау

2019 елның 9 марты, шимбә

   Район үзәгендә Май чабу (Масленица) бәйрәме оештырып, кышны озаттылар.

   Елдагыча район мәдәниятчеләре бәйрәмгә килүчеләрнең кәефләрен җыр-моңнары, биюләре белән күтәрде, кызыклы уеннар оештырды.

   Күкәм йола буенча, ел уңышлы һәм бәхетле килсен өчен ялкын телләрендә бөтен начарлыкны юк итәргә кирәк. Шул вакытта гына яз шатлык һәм муллык алып киләчәк, имеш. Кунакларның күңелле тавышлары һәм балаларның шатлыклы авазлары астында кыш карачкысы яндырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International