Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче Сания Латыйпованы юбилее белән котладылар

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

   Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Сания Латыйпова - батырлык, ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, бүген 7 март көнне аңа 90 яшь тулды.

   Тыл хезмәтчәнен олы бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм авыл җирлеге Башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов котладылар һәм РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырып, юбилярга нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International