Яз белән бергә иң якты һәм матур бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне җитә.
Традиция буенча, 8 Март алдыннан Чүпрәле районында хатын-кызларны хөрмәтләделәр. 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбендә узган тантанага район тормышында иң актив катнашкан хатын-кызларны чакырдылар. Алар барлык өлкәләрдә дә эшлиләр: авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, җитәкчеле вазифаларында эшлиләр, тәртип саклыйлар һ.б. Чакырылган кунаклар арасында шулай ук хөрмәтле әниләр, әбиләр дә бар иде.
Район Башлыгы Марат Гафаров аларга ихлас котлавын һәм җылы сүзләрен җиткерде:
- Кадереле хатын-кызлар, әниләр, әбиләр! Сезне чын күңелемнән 8 март бәйрәме белән котлыйм. Без сезгә карап сокланабыз, горурланабыз. Сез төрле тормыш шартларында да иң яхшы сыйфатларыгызны саклап кала беләсез: ул кайгыртучанлык, йөрәк җылысы, зирәклелек һәм сабырлык.
Бу матур бәйрәмдә сезгә нык сәламәтлек, язгы кәеф һәм иминлек телибез. Тормышыгыз бәхет һәм мәхәббәт белән тулып торсын, яныгызда һәрвакыт ныклы, ышанычлы ир-ат җилкәсе булсын. Өйләрегезгә тынычлык һәм татулык, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!
2019 елда Россиядә Театр елы кысаларында район мәдәнияте ветераннарының: Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцеваның һәм Мунчәлидән Кадрия Хисаметдинованың хезмәтләре билгеләп үтелде. Район Башлыгы Марат Гафаров аларга җылы ак мамык шәлләр бүләк итте.
Тантаналы чарада Марат Гафаров, шулай ук, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона турында җиңү яулаучыларга һәм катнашучыларга: Гөлфия Яфизовага, Дилүзә Азизовага, Гүзәлия Төхфәтулловага, Ландыш Сабирҗановага, Любовь Кудрявцевага, Земфира Фәтхуллинага, Евгений Иванцовка һәм Альфред Низамовка Дипломнар тапшырды.
Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләре, концерт номерлары яңгырады. Шулай ук истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.