Буа районында “Татар теле һәм милләт стратегиясе” дип аталган пленар җыелыш узды. Чарада ТР Диния нәзарәтенең “Аксакаллар шурасы” әгъзалары катнашты. Анда Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм райондагы “Аксакаллар шурасы” рәисе Хамит Мөхәммәтшин да катнашып, үз фикерләре белән уртаклаштылар.