Алты белгеч – директор урынбасары Фәнил Миннебаев, баш ветеринария табибы Фәнис Сөләйманов, инженер – технолог Илдус Ибрагимов, иминлек хезмәткәре Радик Хафизов, селекция эше буенча зоотехник Илсөяр Хафизова һәм икенче кырчылык бригадасы бригадиры Айрат Саттаровка яңа эш машиналары ачкычлары тапшырылды.
Җитәкченең әйтүенә караганда, үткән елда да хуҗалык үз белгечләре өчен биш җиңел автомашина алган. “Бездә барлык тармак буенча да эшләр нәтиҗәле оештырылган. Алга таба күрсәткечләрне тагын да үстерү ягын карыйбыз. Ә белгечләр бөтен башлангычның башында торырга тиеш”,- ди Барис Аппаувич. 160 хезмәтчәнне берләштергән әлеге коллектив узган елны 24 процент рентабельлелек белән тәмамлады.
Авыл хуҗалыгы өчен елның бик үк җайлы килүенә дә карамаста 60 миллион 940 мең сум чиста табыш алды. Монда хезмәт хаклары түләү өчен генә дә 54 миллион сум акча тотылган. Тотрыклы эшләп килүче терлекчелек тармагы һәр көнне 22 тонна югары сыйфатлы сөт сата (район буенча 65 тонна). Бу узган ел белән чагыштырганда дүрт тоннадан артыграк. Ит сату күрсәткече дә былтыргыдан шактый югары. Җитештерү тармакларына яңа технологияләр кертеп хисабына табышка эшләүче хуҗалык ел саен машина – трактор паркын яңарту юнәлешендә дә зур эш алып бара. Быелгы сезонда бөртекле ашлык суктыру өчен сигез миллион сумлык “Полесье” маркалы комбайн һәм чәчү алдыннан туфрак эшкәртүгә җайланган өч миллион сумлык Германия техникасы алачаклар.
Язгы кыр эшләренә чыгарга тиешле техниканы да күптән төзекләндереп куйганнар. Ашламаны да әзерләгәннәр, җитәкче сүзләренә караганда аны чәчү үткәрелергә тиешле мәйданнарның һәр гектарына 100 килограмм исәбеннән кайтарганнар, ягулык – майлау материалларына да кытлык юк, механизатор кадрлар тәҗрибәле, шул басуларда иген игеп зур чыныгу алган авыл егетләре алар. Машина ачкычларын тапшырганнан соң хуҗалыкның мал табибы Фәнис Сөләйманов белән сөйләшеп алдык. “Бездә халык бик эшчән. Тырыш терлекчеләр, уңган механизаторлар булмаса әллә ниләр майтара да алмас идең. Аннан соң уңай эш шартлары булдыру, айдан – айга яхшы хезмәт хаклары бирү барыбызның да максималь көч куеп эшләүне таләп итә.
Отпускага чыкканда һәр белгеч дүрт оклад алды. Мондый хуҗалык Россиянең кайсы төбәгендә бар икән? Узган елгы эш күрсәткечләре буенча республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы игълан иткән конкурста 100 мең сумлык грант откан идем. Тормышыбыз әйбәт, Ходайга мең шөкер, матур эшлибез һәм матур яшибез. Җитәкчебез Барис Аппаувичка Ходай исәнлек бирсен!”